Мамадыш районында алтын, зөбәрҗәт, бриллиант, тимер юбилярларны котлау бәйрәме матур традициягә әйләнде. Быел сигезенче тапкыр узучы бу чара майның 17-сендә район мәдәният йортында узды.
Быел Мамадыш районында гаилә бәйрәмен 60 тан артык пар билгеләп үтә. Мөмкинлекләре булган һәр гаилә район мәдәният йортында зур чарага җыелды. Фойеда юбилярлар һәм кунаклар игътибарына һәр гаилә турында мәглүмати стендлар әзерләнгән иде. Гаилә барлыкка килү этапларын чагылдыручы тере манекеннар аеруча зур кызыксыну уятты.
17 майда Әлмәт бөтен ил белән бергә «эшкә велосипедта» акциясенә кушыла. Майның өченче җомгасында барлык әлмәтлеләргә ике тәгәрмәч транспортына күчеп, анда үз эш урыннарына барып җитү тәкъдим ителә.
Гаилә өчен бала туудан да мөһимрәк вакыйга юктыр. Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә “Гаилә бәйрәме көнендә” 100-нче сабый туу теркәлде.
2019 нчы елның 17 май көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идарəсе хезмəткəрлəре ел саен үткəрелə торган «Эшкə велосипедта» дип исемлəнгəн акциядə катнаштылар.
Гаилә көне уңаеннан 2019 елның 15 май көнне Балтач районы ГХАТ бүлегендә танталы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Бу матур чарада һәрбер гаиләгә җылы теләкләр юлланды. Тантанада ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әхмәтханова З.Р., район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Нотфуллин Г.Р. гаиләләргә матур теләкләрен җиткезделәр. Һәр бала әти-әнисенең өмет-ышанычын аклап, рухи һәм физик яктан матур, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы булып үссен иде.
15 май - Халыкара гаилә көне-безгә гаиләнең тормышыбызда мөһимлеге турында уйланырга һәм якын кешеләргә игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә. Алардан башка тормышыбыз буш һәм күңелсез булыр иде бит. Гаилә кирәк, һәр кешегә, сирәк искәрмә. Шул уңайдан, 15 май көнне Балтач ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм булып узды.
15 майда Халыкара Гаилә көне һәм "Ныклы гаилә" партия проекты кысаларында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Иске Кәкерле авылында яшәүче парларны өйләренә барып котлады. Рәшидә Летфулла кызы һәм Ислам Әхәт улы Хәлиловлар 65 ел бергә гомер итәләр һәм «тимер юбилей» билгеләп үтәләр.
15 майда Базарлы Матактагы Үзәк паркта талантлы гаиләләр бәйгесе булды. Халыкара гаилә көненә багышлап үткәрелгән әлеге тамашада җиде иҗади гаилә катнашты. Базарлы Матактан Ринас һәм Эльмира Шиһаповларның, Вадим һәм Эльмира Никошиннарның, ике кызы белән Гөлия Яруллинаның һәм өч кызы белән Олеся Гобәйдуллинаның җырлауларын тамашачылар яратып кабул итте. Эльвира Зыятдинованың кызы белән бергәләп шигырь сөйләве дә гаять матур килеп чыкты.
Шулай ук бу көнне 16 хатын-кыз сабыйлары туу белән котлаулар кабул итте һәм ана (гаилә) капиталына сертификатлар алды.
Закировлар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга аваз салды. Тантаналы шартларда аларга уллары Әмирнең беренче документын тапшырдылар.
55 ел бергә гомер иткән Трофимовлар Иван Иванович һәм Альбина Анатольевна гаиләсе бәйрәмнең кунаклары булды! Курагиннар Александр Анатольевич һәм Татьяна Александр кызы, аларның балалары Эльмира, Арина һәм Арсенийлар гаиләсе! Шулай ук Мавлютшин Станислав һәм Мухортов Татьяна яшь гаиләсе! Барлык кунакларны бәйрәм белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Людмила Михайловна Григорьева, ветераннар советы рәисе Грахова Надежда Александровна котлады. Һәр гаиләгә мактаулы таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды!