Гаилә өчен бала туудан да мөһимрәк вакыйга юктыр. Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә “Гаилә бәйрәме көнендә” 100-нче сабый туу теркәлде.
Тантаналы төстә әти-әнигә, Александр Олегович белән, Тимофеева Ульяна Александр кызы исеменә туу таныклыгы hәм истәлекле бүләк - фотоальбом тапшырылды.