ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2019 ел
шимбә

Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

17 май көнне Теләче үзәк китапханәсендә 50 ел бергә гомер итүче Галиевлар, Исмагиловлар, Шафиковлар, Репиннар, Поляковлар гаиләләрен хөрмәтләү кичәсе үткәрелде.

2019 нчыелның 18 нче май көнендәТүбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендәгадәттәгечәкиләчәкяшьпарларга инструктаж үткәрелде.

 Игезәкләр парады "Икеләтә бәхет" шәһәрдә инде күркәм традициягә әверелде һәм иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Быел игезәкләр парадын исем кушу тантанасы ачты. ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г. Зарипова барлык җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм 4 гаиләгә, аларда әле күптән түгел генә игезәкләр туды, беренче документларын - туу турында таныклыгын һәм исемле дипломнар тапшырды.


17
май, 2019 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Ныклы гаилә» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Гаилә-никах мөнәсәбәтләренең заманча тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл узды.

Май ае башында Мамадыш районы ГХАТ бүлеге “Оныклар бәйгесе” нә старт бирде. Конкурс 2019 нчы елда 50,55,60,65 еллык гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парларның оныклары арасында үтте.

Бүген 2019 елның 17 маенда Нигъмәтуллиннар Рамил һәм Миләүшә, Голодницких Денис һәм Маргарита гаиләләрендә өченче бала тууны дәүләт теркәве узды. Гаиләләр үзләренең сабыйлары Искәндәр һәм Миронның беренче документларын һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау открыткаларын алдылар.

Укучылар иң элек ЗАГС бүлегенә экскурция ясадылар, бүлек хезмәткәрләренең эшләре белән таныштылар.

Экскурцияне ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина оештырды. Яшүсмерләр үзләренә бик тә кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алдылар.

2019 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Сертификатка Арча районының 4 гаиләсе ия булды.

Бәйрәмгә беренче, икенче һәм өченче балалары туган гаиләләр чакырылган иде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева Биктаһировлар гаиләсенең беренче баласы- Илмир һәм Гайнетдиновлар гаиләсендә өченче кыз бала Илинәнең туу тантанасын үткәрде. Фирәдә һәм Радик Гайнетдинов, Әлмир һәм Зөһрә Биктаһировларга балаларының туу турында таныклыкларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

Халыкара гаилә көне Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләрен бик күп кызыклы вакыйгалар белән сөендерде. Шуларның берсе - Чернов Артем һәм Любовь гаиләсендә туган баланы теркәү булды. Арсенийның күптән көтелгән улы аларның дус һәм яшь гаиләсендә икенче бала. Май балалары хыялланып кына калмый, алар үз хыялларына ышана һәм аларда диярлек яши. Бәлки нәкъ менә үзенең көчле ышануы аркасында, алар һәрвакыт диярлек куелган максатларга ирешәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International