ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2019 ел
якшәмбе

15 май көнендә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә! 2019 елның 18 маенда Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан алтын юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган чара үткәрелде.

17 майда Әлмәт шәһәрендә «икенчел чималга алмашка – үсенте» дип аталган тагын бер акция уза, аның барышында шәһәр халкы макулатураны агачлар үсентеләренә алыштыра ала.

Хәрәкәтнең максаты-яшәү тирәлеген камилләштерү.

2019 елның 14-19 май көннәрендә «Стоп ВИЧ/СПИД»Бөтенроссия акциясе уза. Акция халыкка ВИЧ-инфекцияне тапшыру юллары һәм профилактикалау чаралары турында мәгълүмат бирүгә, юнәлдерелгән.

Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. 17 май көнне Мөслим районында зур чара булып узды, анда Иске Сәет авылыннан Шакирҗан һәм Наилә Мадышиннар, Иске Карамалы авылыннан Рәшит һәм Рәшидә Нуруллиннарны котладылар. Аларны котларга күп санлы балалары, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары килгән иде.


18
май, 2019 ел
шимбә

17 май көнне Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында “Гаилә – ул барлык кыйммәтләрдәндә зур” дигән конкурс булып узды. Конкурс мираси байлык, гаилә гореф-гадәтләрен саклау нияте белән үткәрелде.

15 майда Халыкара гаилә көне уңаеннын Апас урта мәктәбе укучылары районның ЗАГС бүлегенә “Гаилә алып бару” дәресенә килделәр. Биредә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән очрашып, аларның эшләре һәм бина белән якыннан таныштылар. Шулай ук гаилә кору серләре, дуслык-татулык нигезләре турында сөйләштеләр. Архив документлары белән дә бик теләп танышты алар. Бик күп сорауларга җавап алдылар.

18 май көнне Монай авыл мәдәният йортында «Гаилә бөек могҗиза» исеме астында чара узды.

Чарада өч гаилә катнашты: «Ах - Ба», «Бәхетле гаилә», «Җайлы гаилә».

2019 елның 17 маенда Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Юнысовр Мингата Фатыйх улы һәм Галия Сәбирҗан кызы өчен тантаналы марш Мендельсон яңгырады. Алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Үсеп килүче буынга, үзләренең оныкларына бай тормыш тәҗрибәсен тапшыралар.

Күпләр майның тискәре билгеләрен нәкъ менә Ай исеме белән бәйлиләр: май – интегү. Ләкин ай исеме турында сөйләсән, ул үз исемен борынгы рим алиһәсе Майя хөрмәтенә алды. Ул диңгез, җир һәм таулар ярдәмчесе булып торган. Май аенда табигать яңадан торгызыла, май – ул яңа тормыш башы. Һәм май аенда яңа гаилә тууның иң идеаль вакыты. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Илдар һәм Гөлия Җиһаншиннар гаиләсе Халыкара гаилә көнендә үзләренең никахларын теркәде.

2019 нчы елның 18 май көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» кысасында яшьләр белән очрашу үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International