Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе киләчәк яшь парлар мәктәбендә эшен дәвам итә

2019 елның 18 мае, шимбә

2019 нчы елның 18 май көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» кысасында яшьләр белән очрашу үтте.

Кияүләр һәм кәләшләр гаилә тормышында була торган каршылыклар хакында, гаиләнең мал-мөлкәте турында фикер йөрттеләр. Проект авторы, яшьләргә һәм балаларга психологик ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Екатерина Юртаева мәхәббәт телләренә һәм гаиләдә мораль яктан булган золымга игътибарны юнәлтте. Психолог фикеренчә, гаиләдә ызгышу һәм чираттагы дуслашу – нормаль күренеш, ләкин аларның бик ешь кабатланып торулары – уйланырга бер сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International