2019 елның 14-19 май көннәрендә «Стоп ВИЧ/СПИД»Бөтенроссия акциясе уза. Акция халыкка ВИЧ-инфекцияне тапшыру юллары һәм профилактикалау чаралары турында мәгълүмат бирүгә, юнәлдерелгән.
Бигрәк тә яшьләр хәвефле төркемдә. Шуңа күрә бүген рухи-әхлакый тәрбия бирүгә һәм үсеп килүче буын белән мәгълүмати-агарту эшенә игътибар бирү бик мөһим.
Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларга ВИЧ таралу проблемалары турында хәбәр итеп, әлеге акциягә кушылдылар, аларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар.