18 май көнне Монай авыл мәдәният йортында «Гаилә бөек могҗиза» исеме астында чара узды.
Чарада өч гаилә катнашты: «Ах - Ба», «Бәхетле гаилә», «Җайлы гаилә».
Гаилә өчен «визит карточкасы» кебек бирем әзерләнгән иде. Анда катнашучылар үзләренең гаиләсе турында коллаж ясарга тиеш иде, ә аның өчен атрибутлар журналлардан өзеклекләр булды. " Нигә? Ни өчен?” конкурсында балалар үзләренең әниләренә сораулар бирделәр, аларга оригиналь җаваплар алдылар. Шулай ук гаиләләр үзләрен логик конкурста сынадылар, анда картиналар буенча фильм яки мультфильм исемнәрен белергә кирәк иде. Соңыннан барлык катнашучылар да истәлекле һәм татлы бүләкләргә лаек булды.