Апас муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә “Гаилә алып бару” дәресе

2019 елның 18 мае, шимбә

15 майда Халыкара гаилә көне уңаеннын Апас урта мәктәбе укучылары районның ЗАГС бүлегенә “Гаилә алып бару” дәресенә килделәр. Биредә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән очрашып, аларның эшләре һәм бина белән якыннан таныштылар. Шулай ук гаилә кору серләре, дуслык-татулык нигезләре турында сөйләштеләр. Архив документлары белән дә бик теләп танышты алар. Бик күп сорауларга җавап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International