Бәйрәмгә беренче, икенче һәм өченче балалары туган гаиләләр чакырылган иде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева Биктаһировлар гаиләсенең беренче баласы- Илмир һәм Гайнетдиновлар гаиләсендә өченче кыз бала Илинәнең туу тантанасын үткәрде. Фирәдә һәм Радик Гайнетдинов, Әлмир һәм Зөһрә Биктаһировларга балаларының туу турында таныклыкларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Шулай ук, бәйрәмдә район башлыгы икенче бала тапкан - Ленар һәм Энҗе Баһавиевлар, Сирина һәм Марсель Гыйсмәтуллиннар гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырды. Бәйрәм хезмәттәшләренең котлаулары һәм музыкаль чыгышлар белән дәвам итте.