Теләче районында Гаилә көне

2019 елның 18 мае, шимбә

Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

17 май көнне Теләче үзәк китапханәсендә 50 ел бергә гомер итүче Галиевлар, Исмагиловлар, Шафиковлар, Репиннар, Поляковлар гаиләләрен хөрмәтләү кичәсе үткәрелде.

Еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәбәтләрен алтын туйга кадәр җиткеруче парларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе, Теләче авыл җирлеге башлыгы, район китапханә бүлеге мөдире матур теләкләрен җиткереп котладылар. Балалары, оныклары тарафыннан җиткерелгән котлау сүзлре юбилярлар күңелендә озак еллар сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International