Бүген Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Ныклы гаилә» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Гаилә-никах мөнәсәбәтләренең заманча тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл узды.
Әлеге чараның максаты булып гаилә булдыру, аны саклау һәм демографик вәзгыятьне оптимальләштерү мәсьәләләренә игътибар бирү, шулай ук республиканың Лениногорск муниципаль районында демографик вәзгыятьне яхшырту буенча тәкъдимнәр бирү, фикер алышу һәм эшләү.
Түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар:
Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе;
Илдарханова Чулпан Илдус кызы - Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең социология фәннәре докторы, «Гаилә һәм демография үзәге» директоры;
Хөсәенов Рәгать Галиәгъзәм улы - Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры;
Друк Владимир Василий улы - «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;
Миннигалямова Елена Яков кызы - Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе;
Нургалиев Илдар Исмәгыйль улы - Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы адвокаты;
Семагина Айнур Әнәс кызы - Лениногорск үзәк район хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясе табиб акушер-гинекологы;
Емельянова Людмила Ефим кызы - «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе
Антипова Анастасия Николай кызы - Лениногорск муниципаль районы «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге психологы»;
Шулай ук әлеге чарада районның иҗтимагый, дини оешмалары вәкилләре дә катнашты.
Әлеге чараны үткәрү кысаларында гаиләнең роле, аның хәзерге җәмгыятьтә статусы күтәрелүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Гаилә иминлегенең мәсьәләләре, аерылышуларның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре өйрәнелде. Бүгенге эш нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәлдә катнашучылар килеп туган проблемаларны хәл итү буенча конкрет чаралар һәм аларны тормышка ашыру юлларын билгеләделәр.