Әгерҗе муниципаль районында 10 сыйныф укучылары “Минем гаиләм- минем шатлыгым” акциясендә катнаштылар

2019 елның 17 мае, җомга

Укучылар иң элек ЗАГС бүлегенә экскурция ясадылар, бүлек хезмәткәрләренең эшләре белән таныштылар.

Экскурцияне ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина оештырды. Яшүсмерләр үзләренә бик тә кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Биредә балалар гражданлык хәле турында нинди актлар теркәлүе, архивның ничек формалашуы, гаилә кору тәртибе белән таныштылар. Исем-фамилияне алыштыру, кызлыкка һәм уллыкка алу өчен ни эшләргә кирәклеге турында, аермаларын белделәр. Шулай ук теркәлүнең туу һәм үлү төрләре белән дә таныштылар. Очрашу ахырында өлкән сыйныф укучылары өчен тантаналы язылышу залының ишекләре ачык куелган иде. Алар биредә гаилә тормышы юбилярларын котлау тантаналарының да үткәрелүе турында белделәр. Соңыннан укучылар урамнарга чыгып, шәһәр халкын халыкара гаилә көне белән котладылар, аларга үзләренең матур теләкләрен, елмаюларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International