2019 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Сертификатка Арча районының 4 гаиләсе ия булды. Аларны котларга Пенсия фондының Арча һәм Әтнә районнары буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ибәтуллина Гөлназ Гыйлембай кызы, «Бердәм Россия» партиясенең Арча территориаль бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Сабирова Гүзәл Рәфкать кызы һәм «Автоградбанк» банкы вәкиле - икътисадчы Таҗиева Гөлназ Миннулла кызы килделәр. ГХАТ бүлеге белгече сертификат ияләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Гаиләләргә озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек, иминлек телибез.