Мамадыш районында алтын, зөбәрҗәт, бриллиант, тимер юбилярларны котлау бәйрәме матур традициягә әйләнде. Быел сигезенче тапкыр узучы бу чара майның 17-сендә район мәдәният йортында узды.
Быел Мамадыш районында гаилә бәйрәмен 60 тан артык пар билгеләп үтә. Мөмкинлекләре булган һәр гаилә район мәдәният йортында зур чарага җыелды. Фойеда юбилярлар һәм кунаклар игътибарына һәр гаилә турында мәглүмати стендлар әзерләнгән иде. Гаилә барлыкка килү этапларын чагылдыручы тере манекеннар аеруча зур кызыксыну уятты.
Сәгать унда бәйрәмнең официаль өлеше башланып китте. Юбиляр парларны иң элек район Башлыгы Анатолий Иванов котлады, җылы теләкләрен җиткерде.
Анна соң сүз ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшинага бирелде.
Юбиляр парлар берсе артыннан берсе сәхнәгә менеп “юбилей” таныклыкларында имзаларын куйдылар. Район җитәкчеләре парларга район Башлыгы исеменнән чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр, рәхмәт хатларын тапшырдылар. Сәхнәгә шулай ук котлаулар, бүләкләр белән алтын юбилярларның балалары, туганнары менде.
Әйтергә кирәк, рсепубликаның, илебезнең төрле почмакларыннан кайтучы кунаклар, балалар, оныклар бик күп булды. Аларның бүләкләре, котлаулары өлкәннәрнең күңеленә аеруча һуш килде.
Бәйрәм чарасы матур музыкаль номерлар белән үрелеп барды.