Минзәлә районы Тупач авылында яшәүче, тыл ветераны Мияссәрә Мөхәмәтгараевага, 16 май көнне 90 яшь булды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мияссәрә апа узен яхшы хис итә, өй эшләрен башкара, бакча эшләрендә дә булыша. Мияссәрә Хөснулла кызы гомер буе таган авылында яши, төрле эшләрдә эшли. Алар тормыш иптәше белән бергә 4 малай, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Мияссәрә апа малае һәм килене белән бергә яши. Аның 7 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Туган якта яшәү, балаларның акыллы булуы узе зур бәхет ди Мияссәрә апа.
Мияссәрә Хөснулла кызын шушы олуг бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Нэля Бикеева һәм ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова килде. Алар юбилярны кайнар котлады, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.