2019 елның 16 маенда Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда 15 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучыларын шатланып кабул иттеләр.
Өлкән сыйныф укучылары белгечләрнең эш үзенчәлекләре белән таныштылар, гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен һәм архивтагы документларның ничек саклануын белделәр. Никахлашу Сараеның тантаналы залында укучылар үзләрен регистратор, кияү һәм кәләш ролендә тәкъдим иттеләр. Белгечләр балаларга ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне үткәрелүен исләренә төшерделәр.
Аннары гадәттәгечә «Гаилә» курсы буенча психолог - Миләүшә Хөснетдинова белән дәрес үткәрелде. Егет-кызларга мәхәббәт, мөнәсәбәтләр, өйләнешү – кияүгә чыгу кебек мөһим тормыш турында сөйләшүләр, уртак фикер алышу җитми икән. Экскурсиядән соң укучылар мавыктыргыч чара өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр, ә белгечләр үз чиратында укучыларга уңышлар теләделәр.