ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 7 июлендә  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында, ГХАТ бинасы каршындагы мәйданда коляскалар парады узды. Иң үзенчәлекле бизәлгән коляска парады икенче ел рәттән үткәрелә.


6
июль, 2019 ел
шимбә

Кешелеклелекне билгеләп үтәргә уйлап тапкан иң гадәти булмаган бәйрәм - Бөтендөнья Үбешү көне. Риваятьләрнең берсе буенча үбешү вакытында җаннар тоташа, нәкъ менә шуңа күрә никахны үбешеп бетерәләр. 2019 елның 6 июлендә Бөтендөнья үбешү көнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә өч пар үзләренең никахларын теркәделәр.

2019 елның 6 июлендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 50 һәм 55 ел бергә гомер иткән юбилярларны котлау чарасы узды!

2019-нчы елның 6-нчы июль көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ халыкара үбешү көне үтте.

2019 елның 6 июлендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2019 елның 100 нче пары теркәлде.

5 июль көнне Актүбә бистәсе Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемле паркта Бөтенроссия «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган бәйрәм булып узды. Бу көнне озын гомер кичерүчеләрне яраткан кеше белән бергә котлау кабул ителде.

2019 елның 6 июлендә Алабуга шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган Ромашка кыры бәйрәме узды.  Бәйрәм программасы бик киң һәм кызыклы булды.

Бергә озын гомер итү-зур бәхет һәм Бөек хезмәт. Әлмәт районында өлкәннәрне хөрмәт итүче һәм ихтирам итүче дус, тату гаиләләрнең күп мисаллары бар, алар гаилә традицияләрен саклыйлар, балаларны тәрбияләүгә таләпчән карыйлар.

6 июль көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Гүзәлия Раил кызы һәм Сергей Петрович Рылковлар гаиләсендә өченче бала туу тантанасы узды.

2019 елның 6 июлендә – Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Столяровлар гаиләсен котлау тантанасы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International