Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә гаилә тормышының зөбәрҗәт юбилярларын котладылар

2019 елның 6 июле, шимбә

2019 елның 6 июлендә – Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Столяровлар гаиләсен котлау тантанасы булып узды.

Илле биш ел элек Анатолий Федорович һәм Любовь Алексеевна мәгариф хезмәткәрләре йортында күңелле комсомол туйларын үткәргәннәр, үзләренең гаилә союзын шәхси имзалар белән беркетеп, тормыштан кулга-кул тотынышып атлап киткәннәр.

Бүген гаилә пары копилкасында бергә үткән олы тормыш юлы. Гаилә зур һәм ныклы булган. Алар ике кыз – Ольга һәм Маргарита, уллары Алексейны тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә алты оныклары һәм ике оныкчыклары бар. Күркәм пар үзләренең бәхетле гаилә тормышы серләре белән тантанада катнашучылар белән дә уртаклаштылар. Анатолий Федорович һәм Любовь Алексеевнаның бер-берсенә карата булган мөһим сыйфатлары – бер-берең турында кайгырту, хөрмәт итү, аңлау һәм гафу итү сәләте.

ГХАТ бүлеге белгечләре парларны “зөбәрҗәт” юбилейлары белән котладылар, бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләре һәм озын, ныклы гаилә берлеге өчен рәхмәт белдерделәр. Нәкъ менә шушындый гаиләләр яшь гаиләләр һәм киләчәк буын өчен үрнәк булып тора. Юбилярлар истәлекле вакыйга уңаеннан тантаналы шартларда Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гаиләләре китабына имзаларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International