ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

8 июльдә бөтен Россия иң якты,  иң матур «гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне " бәйрәмен билгеләп үтә. Бу бәйрәм 2008 елдан бирле билгеләп үтелә һәм изге Петр һәм Февронияне искә алу көненә багышлана. Сигезенче июльдә бу бәйрәмнең романтик символына әйләнгән ромашка чәчәкләре бүләк итү һәм яраткан сүзләрен әйтү кабул ителде.

Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чаллының тугыз гаиләсе Дәүләт бүләгенә - "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә лаек булды. Гаилә парларын котлау Орган залында узды. Кичә кунакларын шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова сәламләделәр.


7
июль, 2019 ел
якшәмбе

Җәмгыятьтәге гаилә роле башка нинди дә булса социаль институтлар белән тигез түгел, аның белән кеше гомер буе элемтәдә тора. Әлмәт районында 2019 елның 6 ае эчендә 1194 бала туган, икеләтә бәхет 12 гаиләгә килгән, аларның игезәк балалары туган. Соңгы елларда районда аерылышучылар саны кими һәм ел саен 1000нән артык гаилә барлыкка килә. Бу барлык лаеклы күрсәткечләр, республиканың сизелерлек ярдәме, һәм, әлбәттә инде, безнең районның социаль-икътисадый үсеше гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә статусын җәмгыятьтә ныгытуга өмет уята.

2019 елның 7 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Яшел Үзәндә Бөтенроссия бәйрәме «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган тантаналы чара узды.

2019 нчы елның 7 нче июль көнендə Түбəн Кама муниципаль районы авыл җирлекләрендə Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көненə багышланган күңел ачулар үтте.

2019 нчы елның 7 нче июль Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көнендəТүбəн Кама районы Кама Аланы шəһəр тибындагы поселокта үз эченə төрле концерт чыгышлары, викториналар, спорт ярышулары туплаган зур бəйрəм тантанасы үтте.

Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы мәдәнить йортында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне уңаеннан, ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2019-нче елның 7 июль  көнне күңелле  шатлыклы балалар бәйрәме узды. ГХАТ Идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова жиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

2019 елның 6 июлендә Әлмәт шәһәренең барлык җәмәгать киңлекләрендә дә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар булып узды. Төп тантаналы чара Татарстан нефтенең 60 еллыгы паркның үзәк мәйданында оештырылган иде.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү чарасынңан Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда һәр ел саен традициягә кергән «Забег ползунков»  бәйрәме узды. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге- коляскалар парады булды. Балаларның әти-әниләре бик теләп катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International