2019 нчы елның 7 нче июль көнендə Түбəн Кама муниципаль районы авыл җирлекләрендə Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көненə багышланган күңел ачулар үтте.
Мəдəният йортларында концертлар, шигырь сөйлəү бəйгелəре, рəсем күргəзмəлəре оештырылды.
Бəйрəм кысасында Каенлы авыл җирлегендə кечкенə сабыйлары туган ике яшь гаилəне тəбриклəп үттелəр. Гаилəлəргə истəлекле бүлəклəр һəм баларга киемнəр тапшырдылар. Олы Афанас авылында мəктəпкəче яшьле балалар һəм укучылар өчен кəгазъдəн эшлəнмəлəр ясайу мастер-классы оештырылды.
8 нче июль Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көнендə Олы Афанас авылы мəдəният йортында изумруд туйларын бəйрəм итүче Кондратьевлар һəм алтын туйларын бəйрəм итүче Степановлар хөрмəтенə бəйрəм өстəле җəелде. Аларга Рəхмəт хатлары белəн истəлекле бүлəклəр тапшырылды.