Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү чарасынңан Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда һәр ел саен традициягә кергән «Забег ползунков» бәйрәме узды. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге- коляскалар парады булды. Балаларның әти-әниләре бик теләп катнаштылар. Бәйрәмдә коляска - кареталарны, коляска – йорт бака –царевнага, КАМАЗның 50 еллыгына багышланган коляска һәм хәтта булачак президент өчен колясканы күрергә мөмкин иде. Конкурс призерлары, чараны оештыручылардан дипломнар һәм призлар алдылар.