«Гаилә – уй-ниятләрнең һәм эшләрнең бердәмлеге»

2019 елның 7 июле, якшәмбе

Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы мәдәнить йортында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне уңаеннан, ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. 50 ел бергә торучы Махмуровлар, яңа гаилә коручы парлар Семиннар, куп балалы Бәхтигәрәевләр һәм Даишевлар гаиләләрен Җәлил поселогы башлыгы исхлас котлады, иң изге теләкләрен ирештерде, Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Бәйрәм гаиләләрнең чыгышлары белән үрелеп барды. Гаиләләргә ныклы сәламәтлек, мәхәббәт һәм озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International