Җәмгыятьтәге гаилә роле башка нинди дә булса социаль институтлар белән тигез түгел, аның белән кеше гомер буе элемтәдә тора. Әлмәт районында 2019 елның 6 ае эчендә 1194 бала туган, икеләтә бәхет 12 гаиләгә килгән, аларның игезәк балалары туган. Соңгы елларда районда аерылышучылар саны кими һәм ел саен 1000нән артык гаилә барлыкка килә. Бу барлык лаеклы күрсәткечләр, республиканың сизелерлек ярдәме, һәм, әлбәттә инде, безнең районның социаль-икътисадый үсеше гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә статусын җәмгыятьтә ныгытуга өмет уята.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан 25 пар үзләренең никахларын теркәделәр.
Яшь гаилә - Галимовлар Гөлүс һәм Айгөл безне шәһәр паркында узган тантаналы чарада катнашулары белән сөендерделәр. Алар шәһәребездә үз никахларын теркәгән 450 - нче пар булдылар. Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл Рәис кызы Әмирова яшь парга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, истәлекле бүләк тапшырды.