2019 елның 6 июлендә Әлмәт шәһәренең барлык җәмәгать киңлекләрендә дә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар булып узды. Төп тантаналы чара Татарстан нефтенең 60 еллыгы паркның үзәк мәйданында оештырылган иде. Сәхнәдә татар эстрадасы һәм үзешчән сәнгать осталары, шәһәр һәм районның бию коллективлары чыгыш ясады.
Әлмәт картиналар галереясы үзенең гамәлдәге күргәзмәләренең берсен ачты, Әлмәт туган якны өйрәнү музее туй күлмәкләре тарихына экскурс әзерләде. Биредә төрле чорлардагы рус һәм татар кызларының туй күлмәкләре күрсәтелде.
Шәһәр халкы һәм кунаклары флористика, беләзекләр һәм ромашка ясау, төсле җепләр белән чәч үрү, аква-грим буенча төрле мастер-классларда катнаштылар, балалар өчен актив уеннар оештырылды.
Иҗтимагый, коммерцияле булмаган оешмалар бу искиткеч бәйрәмдә актив катнаштылар.
«Умиление» исемле аналарны яклау үзәгенең Әлмәт филиалы тарафыннан үзәк карамагындагылар файдасына кул эшләре буенча хәйрия ярминкәсе оештырылды.