Ромашка кыры бәйрәме

2019 елның 6 июле, шимбә

2019 елның 6 июлендә Алабуга шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган Ромашка кыры бәйрәме узды.  Бәйрәм программасы бик киң һәм кызыклы булды.

Биредә Гороховлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаль тапшырылды. Гаилә юбилярларын хөрмәтләү, яшь парларны котлау, зур концерт программасы, бик күп конкурслар булды. Беренче тапкыр хатын-кызларны кулларда йөртү буенча гадәти булмаган бәйге дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International