6 июль көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Гүзәлия Раил кызы һәм Сергей Петрович Рылковлар гаиләсендә өченче бала туу тантанасы узды. Ата-ана күптән көтелгән сабыйны Ильвина исеме белән атадылар. Аларның өлкән уллары Олег һәм Руслан кече сеңелләренең тууын шатланып көткәннәр. Гомуми шатлык гаиләдә бик көтеп алынган.
Бөгелмәнең ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре сабыйга ныклы сәламәтлек, ата-анага иминлек һәм тәрбия бирүдә уңышлар теләделәр, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм Ильвинаның тормышындагы беренче документны – туу турында таныклык тапшырдылар.