Кешелеклелекне билгеләп үтәргә уйлап тапкан иң гадәти булмаган бәйрәм - Бөтендөнья Үбешү көне. Риваятьләрнең берсе буенча үбешү вакытында җаннар тоташа, нәкъ менә шуңа күрә никахны үбешеп бетерәләр. 2019 елның 6 июлендә Бөтендөнья үбешү көнендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә өч пар үзләренең никахларын теркәделәр.
ГХАТ бүлеге белгечләре яшь парларны әлеге бәйрәм белән котладылар һәм дәртле һәм эссе, кадерле һәм татлы, назлы һәм эчкерсез, күңелле һәм көтелмәгән, нык һәм чын, тылсымлы һәм күңелле, игелекле һәм кабатланмас үбешүләр теләделәр.