Алтын һәм зөбәрҗәт юбилярларны котлау

2019 елның 6 июле, шимбә

2019 елның 6 июлендә Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 50 һәм 55 ел бергә гомер иткән юбилярларны котлау чарасы узды! Әлеге чара Гаилә бәйрәме – 8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан үткәрелде.

Иске Масра авыл советында никахларын теркәгән Гайфетдиновлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә. Әхмәтовлар гаиләсе үзенең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте. Аларның никахлары  Носы авыл Советында теркәлә. Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның 12 оныгы һәм 2 оныкчыклары бар. «Без бик бәхетле һәм бай, чөнки иң төп байлык-безнең зур гаилә! »- диләр ирле-хатынлы Әхмәтовлар.

Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Гарипова Гөлнара Фидаилевна, юбилярларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм озын гомер теләде, һәм Гайфетдиновлар гаиләсенә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International