Бөгелмә шәһәрендә коляскалар парады

2019 елның 7 июле, якшәмбе

2019 елның 7 июлендә  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында, ГХАТ бинасы каршындагы мәйданда коляскалар парады узды. Иң үзенчәлекле бизәлгән коляска парады икенче ел рәттән үткәрелә. Парад-конкурста традиция буенча, кечкенә балалары булган әти-әниләр генә түгел, аларның әби-бабалары, шулай ук гаиләнең барлык әгъзалары да катнаша, шуның өчен дә ул гаилә бәйрәме булып тора.

Бердәмлек, фантазияләр очышы һәм конкурста катнашучыларның уйдырмалары көнләшерлек, ә үз эшләрен матур музыкаль формада тәкъдим итүләре катнашучыларның һәм кунакларның берсен дә битараф калдырмады.  Парадта катнашучылар сыйфатында барлыгы 25 гаилә катнашты. Конкурсантларның һәрберсенә төрле номинацияләрдә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International