2019 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 12 гаиләгә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификаты тапшырылды.
«УЯВ-2019» чуаш мәдәнияте республика бәйрәмен үткәрү кысаларында «Гаилә традицияләре чишмәләре» дигән гаилә иҗаты конкурсы үткәрелде.
8 июль көнне Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне Актаныш район үзәгендә балдаклар төшкән яшь парлар аллеясында кичке 18 сәгатьтә барлык район халкы катнашында утте. Бәйрәм тантанасын район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева алып барды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Баулы районында матур һәм якты вакыйгалар булып узды.
2019 елның 10 июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 14 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
2019 елның 8 июлендә Мөслим районында «Кояшлы Ык» яр буенда барлык район халкы өчен гаилә велопрогулкасы оештырылды. Чарада катнашкан барлык гаиләләргә әлеге бәйрәмнең символлары – ромашка бәйләмнәре өләшенде.
9 июльдә Апас муниципаль районы ГХАТ бүлегендә кабат әти-әни булу бәхетен татыган 8 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 42 пар никахларын теркәделәр.
Бу көн матур музыка , биюләр һәм чәчәк бәйләмнәре –бәйрәмнең символы булган ромашка чәчәкләре белән тулы иде. Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе барлык яшь парларга беренче гаилә портретларын бүләк итте. Алтын парларга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды. "Вардзия»ансамбле солистлары башкаруында Кавказ биюләре һәм гитара астында оныклар җырлары Андроновлар Эмиль һәм Родионнары тантананы бизәде.Юбилярларның туганнары һәм якыннары котлауларга кушылды.
Мондый очрашулар яшь парлар арасында популярлык казана.Бәйрәм озын булсын өчен, күңел ачу мәхәббәт һәм рәхмәт алмашларына килми, туй алдыннан Гаилә психологына мөрәҗәгать итү һәм бәхетле гаилә тормышының иң төп кагыйдәләрен белү бик мөһим.Бүген очрашуның темасы «Ата-аналар белән мөнәсәбәтләрне ничек дөрес итеп төзергә». Булачак ир белән хатынның 21 нче пары дәресләрдә актив катнаштылар, психологик бурычларны уздылар һәм чиштеләр.