2019 елның 8 июлендә Мөслим районында «Кояшлы Ык» яр буенда барлык район халкы өчен гаилә велопрогулкасы оештырылды. Чарада катнашкан барлык гаиләләргә әлеге бәйрәмнең символлары – ромашка бәйләмнәре өләшенде. Акциянең максаты парларга чәчәк бәйләмнәре таратып кына калу түгел иде, шулай ук гаиләләрне берләштерүдә дә, сәламәт яшәү рәвешен һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалауда да булды.
Безнең дөнья өч китта тора. Сүз мәхәббәт, тугрылык һәм гаилә турында бара. Барыгызны да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйбыз, бер-берегезне яратыгыз, ныклы һәм бәхетле гаиләләр корыгыз, бер-берегезгә тугры булыгыз.