9 июльдә Апас муниципаль районы ГХАТ бүлегендә кабат әти-әни булу бәхетен татыган 8 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне уңаеннан узучы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, ЗАГС бүлеге мөдире Розалия Насыйбуллина катнашып, изге теләкләрен юлладылар. Ана капиталына ия булган әниләргә яшь гаиләләр тарафыннан әзерләнгән йомшак уенчыклар бүләк ителде.