Әлмәт шәһәрендә 14 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

2019 елның 10 июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 14 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Саитгараев Ильяс Рәфгать улы һәм Әлфирә Наил кызы гаиләсендә булды. 2 июль көнне аларның ике уллары туды. Яңа туган сабыйларга Әлиф һәм Гөмәр исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International