Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 2019 елның 8 июлендә «Казан» гаилә Үзәгендә 8 пар-яңа өйләнешүчеләр һәм 10 пар – «алтын» парлар өчен туй маршы яңгырады

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Бу көн матур музыка , биюләр һәм чәчәк бәйләмнәре –бәйрәмнең символы булган ромашка чәчәкләре белән тулы иде. Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе барлык яшь парларга беренче гаилә портретларын бүләк итте. Алтын  парларга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды. "Вардзия»ансамбле солистлары башкаруында Кавказ биюләре һәм гитара астында оныклар җырлары Андроновлар Эмиль һәм Родионнары тантананы бизәде.Юбилярларның туганнары һәм якыннары котлауларга кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International