Актаныш муниципаль районында югары дәрәҗәдә барлык район халкы катнашында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык “көне үткәрелде

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

8 июль көнне Актаныш муниципаль районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне Актаныш район үзәгендә балдаклар төшкән яшь парлар аллеясында кичке 18 сәгатьтә барлык район халкы катнашында утте. Бәйрәм тантанасын район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева алып барды.

Кичәнең төп кунаклары Богады авылыннан Гильфанов Ильмир Имам улы хэм Гильфанова Сәрия Вагиз кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаилә парына Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ш.Бариев Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан грамотасын хәм “Мәхәббәт хәм тугрылык “ өчен медален тапшырды. Иске Богады авылында яшэуче Гильфанов Ильмир Имам улы хэм Гильфанова Сәрия Вагыйз кызы кызы 1985 нче елнын 29 нчы декабрендэ гаилэ корып, урнэк гаилә булып, 34 елдан артык тату гомер кичерәләр. Сәрия Вагыйз кызы 36 елдан артык Иске Богады фельдшер акушерлык пунктында намуслы хезмәтен куя.Хезмэтендәге унышлары очен район Башлыгынын почет грамотасы , Россия Федерацисе сэламэтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының почет грамотасына ия була. Ильмир Имам улы 40 елдан артык Тамыр хужалыгында механизатор булып эшли. Шулай ук куп санлы мактау кәгазьләре, Татарстан, Россия федерациясе авыл хужалыгы министрлыгынын почет грамотасы, рәхмэт хатлары иясе. Бэхетле гаилэ 2 бала тәрбияләп устерде. Бугенге көндә алар 4 оныкнын кадерле дәу әнисе, дәу әтисе. Әлеге бәхетле гаилэ эштә дә, тормышта да гел бергә. Авыл халкы алар турында ин яхшы фикердә.Хөрмәтле Ильмир Имам улы хәм Сәрия Вагыйз кызы! Сезне бугенге зур буләккә ия булуыгыз белэн чын кунелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә сезгә матур гаилә булып, авылдашларыгызның ихтирамын тоеп гомер кичерергә язсын!

Чарада шулай ук пенсия фонды җитәкчесе тарафыннан ана капиталы сертификаты тапшырылды. Бәхетле гаилә Галиахметова Светлана Алексей кызы һәм Федоров Илвир Валерий улы булдылар. Бәйрәм тантанасы район мәдәният йорты тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән бизәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International