Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Баулы районында матур һәм якты вакыйгалар булып узды.
Бу бәйрәм көнендә Шәфигуллин Фәрит Наил улы һәм Полиушина Гүзәл Нуриман кызы үзләренең никахларын теркәделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Тимерхан кызы Мөрсәлимова яшь парларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.
Шул ук көнне район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Илдус кызы Хөснуллина Сидиковлар, Калимулиннар, Паняевлар гаиләләренә Ана капиталы сертификатлары тапшырды.