ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 18 июлендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә, гадәттәгечә, чәй табыны артында ветераннарны хөрмәтләү үткәрелде.

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге 2019 елның 18 июлендә Лениногорск шәһәренең 8 нче мәктәп яны лагерында ял итүче балаларны кабул итте.

 2019 елның 18 июль аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 1300 бала туу турында акт теркәлде.

9 июль көнне Головченко Анатолий улы һәм Лилия Рамил кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Ксения исеме кушылды.


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

 2019 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ивановлар гаиләсен тантаналы рәвештә котлау кичәсе уздырылды. Менә инде 25 ел буе Иван Петр улы һәм Людмила Петр кызы кулга-кул тотынышып яшиләр. Барысы да: шатлыгы да, кайгысы да булгандыр тормышларында, шуңа карамастан алар нык һәм күтәренке күңелле булып кала алган.

2019 нчы елның 17 нче июль көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көненə багышланган икенче муниципаль бəйге «Игезəклəр парады» җиңүчелəрен иң яхшы əкияти киемнəр өчен дипломнар һəм истəлекле бүлəклəр белəн тəбриклəп үттелəр.

2019 елның 15-17 июленә кадәр Тукай муниципаль районында Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы уза. Әлеге оешманың максаты – милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау, татар халкының яшәү рәвешен өйрәнү, күренекле шәхесләр белән танышу


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Баулы районы Покровский Урустамак авыл җирлегендә юбилярлар парады узды. Бәйрәм "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган иде һәм ул «Нык гаилә» проекты кысаларында оештырылды. Александр һәм Валентина Черновлар гаиләсе 55 еллык гаилә юбилеен, Владимир һәм Нина Леонтьевлар гаиләсе “алтын туйларын” билгеләп үтте. Александр һәм Алевтина Севрюковлар гаилә тормышының 45 еллыгын билгеләп үттеләр. Горбуновлар, Киселевлар, Лукъяновлар гаиләләре 40 ел, Гарифуллиннар, Можговлар, ике Сидоровлар гаиләсе 35 ел, Безеновлар гаиләсе 30 ел һәм Безеновлар, Севрюковлар, Таракановлар 25 ел бәхетле гаилә булып яшиләр.

2019 елның 16 июлендә Хәйретдиновның Чистай юбилярлары Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре алдында үз ишекләрен ачтылар.

Сабыйның дөньяга килүе – гаилә өчен зур бәхет. Әгәр берьюлы өч сабый дөньяга килсә – бу өчләтә бәхет. Ә яшь гаиләдә  өч бала туу – шатлык кына түгел, язмыш бүләге. Чыннан да, бер үк вакытта өч малай туу ата-ана өчен дә зур могҗиза. Балтач районы Куныр авылында гомер итуче Илнар hәм Гөлназ Шакирҗановлар гаиләсенә бу олы  бәхет елмайды: аларның өч игезәк малайлары- Мөхәммәд, Ибраhим, Сөләйман дөньяга аваз салды.


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

30 нчы майдан 3 нче июльгә кадәр мамадышлылар өчен Мамадыш районы ГХАТ бүлеге һәм АО «ТАТМЕДИА» филиалы «Мамадыш-информ» җирле ММЧ тарафыннан “Гаилә архивы” конкурсы үткәрелде. 20 дән артык катнашучы сандыкларында сакланган кадерле фотолары белән бүлешергә ашыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International