Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Игезəклəр парады җиңүчелəрен тəбриклəп үттелəр

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

2019 нчы елның 17 нче июль көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көненə багышланган икенче муниципаль бəйге «Игезəклəр парады» җиңүчелəрен иң яхшы əкияти киемнəр өчен дипломнар һəм истəлекле бүлəклəр белəн тəбриклəп үттелəр.

Әлеге бəйгедə 12 пар игезəклəр җиңүгə ирештелəр. Җиңүчелəрне тəбриклəү тантанасына катнашучылар янəдəн əкияти киемнəрнгə киенеп килделəр. Халык əкияте батырлары, каһарманнар, графиня-чиякəйлəр, «Холодное сердце» əкиятеннəн Анна белəн Эльза, шаян чебилəр – барысы да булды.

Билгелəп үтергə кирəк Парад 8 нче июль көнне «ГаилӘ» шəһəр паркында үтте. Фестивальда 2 айдан алып 46 яшькə кадəр 40тан артык пар игезəк катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International