2019 ел башыннан бирле Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә дүртенче игезәкләр тууы теркәлде. 2019 елның 8 июлендә Христовлар гаиләсендә өченче һәм дүртенче бала дөньяга килде. Никита һәм Анастасия-яшь ата-аналар балаларын әнә шундый матур исем белән атадылар. Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әти – әнине игезәкләр туу белән котладылар, сабыйларның беренче документларын-туу турында таныклыкны тапшырдылар.
Баулы районы Миннегөл авылында яшәүче Гареевлар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үтте.
Сәйрин абый һәм Нурия апа лаеклы хезмәт юлын узганнар, акыллы балалар тәрбияләгәннәр.
12 нче июль көнне “Яшьлек” скверында бу яртыеллыкта туган игезәк балаларны һәм көмеш туйларын каршы алган күркәм гаиләләрне тәбрикләү чарасы узды.
Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – һәрберебезгә турыдан-туры кагыла торган бәйрәм, чөнки гаилә бәхете нигезендә шәхси күңел иминлеге төзелә. Мәхәббәт җылыта безне һәм безнең йөрәкләрне, күңелләрне. Тугрылык алга таба тормышка көч бирә, безгә барысы да яхшы булыр дип өмет бирә. Гаилә ул – ике кешене мәхәббәт һәм тугрылык белән берләштерә торган нәрсә. Быел Аксубай районының Трудолюбово авылыннан Смирнов Николай Иванович һәм Лидия Васильевна гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» мактау медаленә лаек булды.
Бу шатлыклы вакыйга Закиров Илнур Ильяс улы һәм Гүзәл Ильяс кызы гаиләсендә булды. 2019 елның 14 июлендә аларның ике улы туды. Яңа туган балаларны әти-әниләр Шайнур һәм Мансур исемле матур исемнәр белән атадылар.
2019 елның 12 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 15 һәм 16 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Скверга керүчеләрнең һәркайсын матур җырлап-биеп фольклор ансамбле каршы алды. Халык осталарының кул эшләре һәм сынлы-гамәли сәнгать ярминкәсе, мастер-класслар үткәрелде. Балалар өчен махсус мәйданчыкта аниматорлар тарафыннан төрле кызыклы уеннар оештырылды, аттракционнар гөрләде.
2019 нчы елның 13 нче июль көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә«Булачак яшь гаилә мәктәбе «Юнона» проекты кысасында яшь парлар белән әңгәмәне баш пристав Сергей Шадрин алып барды.
Әлмәт шәһәренең яшь парлары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» исемләнгән хәйрия акциясендә катнашуларын дәвам итәләр. Акциянең төп максаты – мохтаҗ булган сабыйларга матди ярдәм күрсәтү.
13 июль көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре алтын туйларын – бергә торуларының 50 еллык юбилее билгеләп үтүче Любовь Федоровна һәм Александр Игнатьевич Филоновларны котладылар.