2019 нчы елның 13 нче июль көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә«Булачак яшь гаилә мәктәбе «Юнона» проекты кысасында яшь парлар белән әңгәмәне баш пристав Сергей Шадрин алып барды.
Сергей Петрович биредәге кияүләр, кәләшләр белән үз тормыш тәҗрибәсе белән бүлеште, парлага озын бәхетле гаилә тормышы теләде. «Янәшәңдә якын кеше булганда, язмыш сынауларын үтү күпкә җиңелрәк», - дип ассызыклап үтте Сергей Петрович. Ә алар тормыш иптәше белән инде 32 ел бергә.