Аксубай районында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру

2019 елның 14 июле, якшәмбе

Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – һәрберебезгә турыдан-туры кагыла торган бәйрәм, чөнки гаилә бәхете нигезендә шәхси күңел иминлеге төзелә. Мәхәббәт җылыта безне һәм безнең йөрәкләрне, күңелләрне. Тугрылык алга таба тормышка көч бирә, безгә барысы да яхшы булыр дип өмет бирә. Гаилә ул – ике кешене мәхәббәт һәм тугрылык белән берләштерә торган нәрсә. Быел Аксубай районының Трудолюбово авылыннан Смирнов Николай Иванович һәм Лидия Васильевна гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» мактау медаленә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International