Бөгелмә районында Филоновлар гаиләсенең алтын туйлары

2019 елның 13 июле, шимбә

13 июль көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре алтын туйларын – бергә торуларының 50 еллык юбилее билгеләп үтүче Любовь Федоровна һәм Александр Игнатьевич Филоновларны котладылар.

Александр Игнатьевич һәм Любовь Федоровна бер-берсе белән балачактан таныш. Егет Лениногорск районы Малаховка авылында, кыз Ивановка авылында туып үсә. Танышканнан соң яшьләр төрле шәһәрләргә укырга таралышалар. Александр Игнатьевич эретеп ябыштыручы, Любовь Федоровна пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә.

Ерак ара бер-берсен чын күңелдән яратучы яшь йөрәкләргә бергә булырга комачаулый алмый. 1969 елның июлендә Александр Игнатьевич һәм Любовь Федоровна гөрләтеп туй үткәрәләр. Ике кызларын – Ольга һәм Маринаны тәрбияләп үстерәләр. Оныклары Карина, Дарья, Виталия, Валерия әби-бабалары йортында көтеп алынган кунаклар.

Күркәм пар тормыш сынауларын лаеклы үтеп, бүген дә үзләренең ныклы берлекләре турында наз һәм зур хөрмәт белән сөйлиләр һәм 50 ел элек очраштырган өчен язмышларына рәхмәт әйтәләр.   

Традиция буенча юбилярлар Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабында үзләренең имзаларын калдырдылар. ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларга котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар һәм аларга киләчәктә дә озын-озак шатлыклы һәм бәхетле гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International