Бу шатлыклы вакыйга Закиров Илнур Ильяс улы һәм Гүзәл Ильяс кызы гаиләсендә булды. 2019 елның 14 июлендә аларның ике улы туды. Яңа туган балаларны әти-әниләр Шайнур һәм Мансур исемле матур исемнәр белән атадылар.
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата - аналарны икеләтә шатлык белән котладылар, балаларның беренче дәүләт документларын тапшырдылар-Татарстан Республикасы Президенты Р. М. Миңнехановның Котлау адреслары белән туу турында таныклыклар тапшырдылар һәм гаиләгә иминлек, тынычлык һәм уңышлар, шулай ук икеләтә сабырлык һәм аңлауларын теләделәр.