2019 елның 15-17 июленә кадәр Тукай муниципаль районында Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы уза. Әлеге оешманың максаты – милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау, татар халкының яшәү рәвешен өйрәнү, күренекле шәхесләр белән танышу.
Нәкъ менә Иске Абдул авылында кунаклар катнашында Фирдәүс һәм Фәүзия Хәмәтовларга «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру тантанасы булып узды. Бу гаилә 4 буын бер түбә астында дус һәм тату яшәүләре белән дан тота. Биредә мәхәббәт һәм гармония хөкем сөрә, гореф-гадәтләрнең кыйммәте буыннан-буынга тапшырыла.
Бәйрәмдә 100дән артык кеше катнашты.