Лениногорск муниципаль районында “Көмеш туй”

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

 2019 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ивановлар гаиләсен тантаналы рәвештә котлау кичәсе уздырылды. Менә инде 25 ел буе Иван Петр улы һәм Людмила Петр кызы кулга-кул тотынышып яшиләр. Барысы да: шатлыгы да, кайгысы да булгандыр тормышларында, шуңа карамастан алар нык һәм күтәренке күңелле булып кала алган. Тантана азагында юбилярлар Лениногорск шәһәренең почетлы кунаклары китабына үзләренең имзаларын калдырдылар. Бүлек белгечләре Ивановлар гаиләсенә исәнлек-саулык, бәхетле озын тормыш теләделәр һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Я. Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International