Әлмәт шәһәрендә 1300 бала туган

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 18 июль аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 1300 бала туу турында акт теркәлде.

9 июль көнне Головченко Анатолий улы һәм Лилия Рамил кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Ксения исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың  беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н . Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International