«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көннәрендә «Нык гаилә» проекты кысаларында Баулы районы Покровский Урустамак авыл җирлегендә юбилярлар парады булып узды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

 Баулы районы Покровский Урустамак авыл җирлегендә юбилярлар парады узды. Бәйрәм "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланган иде һәм ул «Нык гаилә» проекты кысаларында оештырылды. Александр һәм Валентина Черновлар гаиләсе 55 еллык гаилә юбилеен, Владимир һәм Нина Леонтьевлар гаиләсе “алтын туйларын” билгеләп үтте. Александр һәм Алевтина Севрюковлар гаилә тормышының 45 еллыгын билгеләп үттеләр. Горбуновлар, Киселевлар, Лукъяновлар гаиләләре 40 ел, Гарифуллиннар, Можговлар, ике Сидоровлар гаиләсе 35 ел, Безеновлар гаиләсе 30 ел һәм Безеновлар, Севрюковлар, Таракановлар 25 ел бәхетле гаилә булып яшиләр.

Юбилярларны район башлыгы урынбасары Р. Г. Хәмидуллин котлады. Барлык парларга котлау дипломнары тапшырылды. Юбилярлар мәхәббәт хәтирәләрен искә төшерделәр, үз тормышларының кызыклы мизгелләрен искә алдылар. Юбилярларга авылдашлары матур концерт номерлары бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International