Сабыйның дөньяга килүе – гаилә өчен зур бәхет. Әгәр берьюлы өч сабый дөньяга килсә – бу өчләтә бәхет. Ә яшь гаиләдә өч бала туу – шатлык кына түгел, язмыш бүләге. Чыннан да, бер үк вакытта өч малай туу ата-ана өчен дә зур могҗиза. Балтач районы Куныр авылында гомер итуче Илнар hәм Гөлназ Шакирҗановлар гаиләсенә бу олы бәхет елмайды: аларның өч игезәк малайлары- Мөхәммәд, Ибраhим, Сөләйман дөньяга аваз салды.
Кечкенәләр тууга гаиләнең өлкән балалары да бик шатландылар. Хэзер инде бу матур гаиләдә биш бала hәм алар чиксез бәхетле! Сабыйлар бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай, акыллы-тәүфыйклы, чын кеше булыр өчен туганлыгына ышанабыз. Аларнын сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н.Сабирҗанов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Әхмәтханова, Куныр авыл җирлеге җитәкчесе Р.Егоров матур гаиләгә җылы котлауларын юллап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бу гаилә белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе журналистлары да танышып киттеләр.