ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

​​​​​​​«Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» проекты нигезендә Мәдәни үзәктә алтын туйларын билгеләп узучы Илдар һәм Мәүҗидә Вәлиевләрне, Фәндәс һәм Сәрия Зариповларны, Владимир һәм Лидия Кротовларны, шулай ук әле быел гына чәчләрен чәчкә бәйләгән алты яшь пар хөрмәтенә бик матур, җылы кичә узды.


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Кеше тормышында озак елларга истә калырлык вакыйгалар була. Тәүге тапкыр паспорт алу - шундый мизгелләрнең берсе. Аеруча да паспорт алу тантаналы мохиттә үтсә. Укучыларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән  ветераннар Советы рәисе Р.Абдуллин, инвалидлар оешмасы рәисе Р.Фәрзиев,  миграция хезмәте белгече Р.Гибадуллин, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Ахметханова, МФЦ специалисты А.Садыкова  тәбрикләделәр. Әти-әниләр матур теләкләрен җиткерделәр.

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  дүртенче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары  белән матур чара уздырылды.

Юбилярлар 50, 60 ел бергә һәм бу бик сөенечле вакыйга! Бер-береңне ничек яратырга һәм кайгыртып торырга кирәклеге мисалы. Чөнки ничә ел дәвамында бергә яшәп, сезнең күзләрегез шулай ук мәхәббәт һәм бәхет белән тулы, сезнең никахлашу көнегездә кебек!

Яшел Үзән муниципаль районында абортларны профилактикалауга багышланган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә Яшел Үзән шәһәре медицина оешмаларының хезмәткәрләре, ГХАТ бүлеге, Пенсия фонды белгечләре, ике конфессиянең дә руханилары, Яшел Үзән медицина училищесының күп балалы әниләр һәм студентлар, җәмәгатьчелек, ММЧ вәкилләре катнаштылар.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бала туу тантанасы булып узды. Яшь Мухамедзяновлар гаиләсендә икенче бала дөньяга килде. 

2019 елның 24 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 17 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

2019 елның 24 июлендә ГХАТ бүлегендә «Ана капиталы» сертификатын тапшыру чарасы  узды. Әлеге чара Пенсия фонды белән берлектә үткәрелә.

2019 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында Лениногорск шәһәренең 13 нче мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен экскурсия үткәрелде, анда ГХАТ бүлеге белгече Елена Трошихина балаларны бүлекнең эше белән таныштырды.


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

70 ел бергә гомер кичергән Гайсиннар гаиләсе Миннәхмәт Сәгыйр улы һәм Галиябикә Нурулла кызын Тукай районы ЗАГС бүлеге бәйрәмнәре белән котлады. Мондый бәхеткә бик сирәкләр, сабырлар гына лаек була. Нәкъ менә шундый пар ул Гайсиннар. Миннәхмәт абый Тукай районының Биклән авылында туган. 1943 елда сугышка китә һәм Белорус фронтына элемтәче итеп җибәрелә. Сугыштан соң озак еллар шофер булып эшли. Ә Галиябикә апа тумышы белән Иштирәк авылыннан, ул бөтен гомерен чын хатын-кыз буларак, гаиләгә багышлый. Тормыш юлында очраган барлык кыенлыкларга да карамастан, алар мәхәббәтне саклап калып һәр үткән мизгелгә сөенеп яши беләләр.Өч бала үстергәннәр , бүген 5 оныклары, 9 оныкчыклары бар.Хәзерге көндә шуларның кадер-хөрмәтендә яшиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International