ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Көзге дәресләрдә һәм оештыру җыелышында 39 пар булачак яшь гаилә катнашты. Әңгәмә темасы бүген: тыңлый белү һәм килешә белү-гаиләне саклауның иң яхшы принциплары җыелучыларда аеруча кызыксыну уятты.


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

1961 ел-яраткан шәһәребез өчен тагын бер символик дата. Нәкъ менә шушы елда Нурлатка шәһәр статусы бирелә. Шуңа күрә Нурлатның юбилее уңаеннан узган тантанада 1961 елда үз гаилә учагын корган шәһәрлеләрне дә хөрмәтләделәр.  Алар арасында Галина һәм Арнольд Грутценнар да бар.

2019 нчы елның 9 нчы сентябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə «Гаилə нигезлəре» электив курсыныӊ дəреслəре башланып китте.

2019 нчы елның 9 нчы сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Гаилə тəрбиясе əлифбасы» дəреслəре янəдəн башланып китте.

Сос-Мыс авылында яшәүче Алмаз һәм Нүрия Башировлар гаиләсендә икеләтә шатлык- игезәкләр туды. 019 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәк пар тууын тантаналы рәвештә теркәү узды.


8
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау булды. Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы халкының 53,78 проценты, ә бу-32812 кеше, бу көнне үз сайлау участокларында булдылар.

Никахлашу сараеның борынгы бинасы-Чистай шәһәренең иң матур тарихи истәлекле урыннарының берсе, ул мәдәни әһәмияткә ия объект дип танылды. ЗАГС бүлеге тарафыннан элеккеге сәүдәгәр йортын тиешле хәлдә тоту буенча зур эш алып барыла.

2019 елның 8 сентябрендә Аксубай районында сайлаулар актив узды. Барлык сайлау участокларында концерт программалары, чәй эчү оештырылды. Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кандидатлар сайлауда тавыш бирделәр.

2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә, шулай ук «Көзге игелек атнасы» кысаларында Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлеге «Гаилә ялы» акциясе оештырды.

Гаиләдә бала туу бик сөенечле вакыйга.  2019 елның сентябрь аеның 8 көнендә Балык Бистәсе поселогында яшәүче Никита һәм Екатерина Фадейчевларның гаиләсендә кыз бала туды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International